Версия для слабовидящих
logo
Челкаковская сельская
модельная библиотека

Бураевского района Республики Башкортостан

Часы работы


с 10:00 – 13:00
с 15:00 – 18:00
обед с 1300 – 1500
выходной –понедельник

“Агачның тамыры – җирдә, кешенең тамыры туган ыруда”

27.03.2025

21 мартта , Чалкак авылында Русиядә — Ватанны саклаучылар елына, Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү елына арналган чара үтте. Авыл китапхәнәсе тарафыннан “Агачның тамыры – җирдә, кешенең тамыры туган ыруда” дип аталган Шәҗәрә бәйрәме оештырылды. Ул Гыйниятулиннар гәиләсенә багышланды, аларның уллары Илдар — хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашкан батыр егетләребезнең берсе.
Алар узләренең нәсел шәҗәрәләре турындагы чыгышларында гаиләләренең иң мөһим вакыйгаларын ачарга, гаиләләре горурлана торган шәхесләр турында сөйләргә омтылдылар.
Шәҗәрә аша ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләп булуын күрсәтте. Чара җыр-бию, күңелне айкарлык, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр белән үрелеп барды.